Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академия базасында узган Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучыларының фестиваль-концертында Мөслим лицее укучылары “Дуслык күпере” вокаль-хореографик композиция белән чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз “Халык иҗаты” номинациясендә 2 нче урынга лаек булдылар.