Экскурсия.

2021 елның 26 феврале, җомга

Яңа Усы авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры Яңа Усы гомуми белем бирү мәктәбе укчылары белән Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаевич Николаевның шәхси музеена танып-белү экскурсиясе оештырдылар. Җыелган экспонатлар марий халкының көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Укучылар Николай Николай улын игътибар белән тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар. Балалар музей белән танышудан бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International