2021 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда «2020 елда сөтчелек юнәлешендә нәсел хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм алда торган бурычлар» темасына киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре һәм районнарның селекция-нәсел хезмәте башлыклары катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Л.Н. чыгыш ясады.. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.У. Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы А. Г. Хисаметдинов һәм башкалар чыгыш ясадылар.