Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатыннан, Мөслим районы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре белән очрашу булды. Очрашу җылы атмосферада узды. Кунаклар үз уку йорты, факультетлар, белгечлекләр һәм юнәлешләр, кабул итү кагыйдәләре, документлар тапшыру сроклары турында җентекләп сөйләделәр. Чыгышлар презентацияләр һәм видеороликлар белән үрелеп барды.