Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында буген бакчабызда "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесе узды. Балалар үзләренең өч сынауга әзерлекләрен күрсәттеләр. "Таныш булыйк!" бәйгесендә үзләре белән шигъри юллар ярдәмендә таныштырып үттеләр, икенчесендә - җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Өченче сынауда балаларның нинди дә булса осталыкларын карап үттек. Барлык чыгышлар да зәвыклы итеп әзерләнгән булулары белән сөендерделәр. Балаларыбызга да, әзерләгән тәрбиячеләргә дә уңышлар телибез! Әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!