Баланны авыл китапханәчесе Халыкара туган тел көненә багышлап, татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын,матурлыгын күрсәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 6 һәм 8 сыйныфта "Иң татлы тел - туган тел!" дип исемләнгән КВН үткәрде.Ике команда да бик яхшы итеп үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Укучыларга белемнең яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур булуы аңлатылды.