Россиякүләм “Урсал тауда” дип исемләгән конкурс-фестиваль

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе
Әлмәт шәһәрендә Россиякүләм “Урсал тауда” дип исемләгән конкурс-фестиваль узды. Танылган композитор Рәис Нәгыймов истәлегенә оештырылучы әлеге бәйге инде берничә ел рәттән төрле шәһәр-районнардан килгән яшь музыка сөючеләрне берләштерә. Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары да бәйгедә үз номинацияләре буенча катнашып, җиңүгә ирештеләр. Рушат Дәүләтшин, Камил Миннегалиев (укытучылары Дилбәр Салихҗанова), Руслан Расщупкин, Розанна Зишаншина (укытучылары Рәйсә Харисова), Әмир Габделхаков (укытучысы Радик Газизов) 3 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Максим Игнатьев (укытучысы Рәйсә Харисова) һәм Ранис Хафизов (укытучысы Әлфинур Гыйльмтдинова) дипломант булдылар. Концертмейстерлары – Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова. Нәтиҗәләр буенча алда әйтелгән укытучыларга һәм концертмейстерларга “Педагогик осталык өчен” дигән дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International