Квес “Телең белән ачыла, халкым, Чишмәдәй саф күңлең!”

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Кр.Шуран авылы китапханәсе һәм 21 февраль-халыкара туган тел коне уңаеннан Тат. Шуран мәктәбе укучылары белән берлектә “Телең белән ачыла, халкым. Чишмәдәй саф күңлең!” дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Ярышта барлыгы алты команда көч сынашты. Уен барышында укучылар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Уен ахырында һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук туган тел көне уңаеннан китап күргәзмәсе дә оештырылды. Бәйрәм бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International