19 февраль көнне математика укытучылары өчен БДИның иң катлаулы биремнәрен хәл итү буенча укыту семинары булып узды. Семинар ZOOM платформасында онлайн-конференция режимында утте.
Билгеле булганча, 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелми. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны 2021 елда вузларга укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары сайлый.
1 февральдә 2021 елда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Быелгы 63 чыгарылыш сыйныф укучысының 30ы математика буенча БДИны сайлаган.