Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында буген зурлар төркеме балалары белән халкыбызның милли бизәкләрен, орнаментларын танып белүгә багышланган әңгәмә үткәрелде. Балалар белемнәрен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән "Татар халык орнаментлары" күңелле домино уены аша ныгыттылар.