"Кызыклы археология"

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген, "Мөслим туган як музее"ның фәнни хезмәткәре, Мөслим гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары өчен "кызыклы археология" темасына музей дәресе үткәрде. Балалар археологлар эшенең нечкәлекләрен һәм археологик казу методларын белделәр. 2015 нче елда Тамьян авылы янында археологик казу эшләре алып барылды, аның табылдыклары безнең музейда саклана. Бу һәм башка нәрсәләр турында укучыларга музей дәресендә сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International