«Культура для школьников» Федераль проекты кысаларында Олы Чакмак авыл китапханәсендә патриотик язучы Муса Җәлилнең тууына 115ел тулу уңаеннан ”Батырлыктан торган тормыш“ дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең төрле яшьтәге китап укучылар өчен чыккан китаплары куелды.Китапханәдә Олы Чакмак авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укчылар белән бөек язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Балалар бик кызыксынып шагыйрьнең маобит дәфтәренә язган шигырләре турында фикер алыштылар.