“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Метрәй авылы китапханәсе , мәдәният йорты белән берлектә,Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан, “Туган телем - газиз телем” дигән исем астында танып-белү сәгате үткәрде. Чарада язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды, презентация тәкъдим ителде. Катнашучылар туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.