"Тел – рухи дөнья көзгесе" телдән журнал.

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Һәр ил өчен аның фольклор мирасы бик мөһим.Халкыбызның шигырьләрендә меңләгән кешенең гасырлык зирәклеге тупланган. Татар теле турында төрле кешеләр тарафыннан язылган  шигырьләр бер максат белән язылган: ата-бабаларыбызның мирасын онытмау һәм аның дәвамчылары булу. Шул максаттан,Метрәй авылы китапханәчесе ,башлангыч мәктәпнең 2-4 сыйныф укучылары өчен, Татарстанда туган телләр һәм Халыклар дуслыгы елы уңаеннан, "Тел – рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән телдән журнал үткәрде. Балаларга туган телгә багышланган шигырьләр һәм "Татар теле – шагыйрьләр теле" китабы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International