Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Үзәкләштерелгән китапханә» хезмәткәре Вафина Г.З. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп – интернаты”ДБГБУның 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Имя твое словно песня осталась…» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышында катнашуы турында сөйләде һәм «Моабит дәфтәре» тарихына җентекләп тукталды. "Моабит дәфтәре" дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Чара барышында әлеге дәфтәрдән: «Кичер, Ватаным», «Аерылышу», «Таш капчык», «Батырлык турында» дигән шигырьләр укылды.