Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган "М.Җәлилнең шигырь персонажлары" конкурсы үткәрелде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.