Авыл хуҗалыгы идарәсе

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүгенге көндә районда 6727 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 2671 баш сыер.

Мөслим районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ясалма орлыкландыру буенча 2 ветеринария пункты эшли: Симәк һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә ясалма орлыкландыру җайланмалары белән җиһазландырылган.

Иске Карамалы авыл җирлегендә технолог Фазлыев Ризатдин, Симәк авыл җирлегендә-Әхмәдиев Илмир.

Шулай ук Калимуллин М. Г. һәм Йосыпов Р. Я. крестьян-фермер хуҗалыклары да хезмәт күрсәтә. Барлык кирәкле препаратларны алар Татарстан Республикасының «Элита» баш нәсел предприятиесеннән алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International