Авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы Спартакиаданың икенче уен Көне 14 февральдә ир-атлар арасында итек футболы (валенкобол) буенча уеннар белән дәвам итте. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Яңа Табын авыл җирлеге;
2 урын-Яңа Усы авыл җирлеге;
3 урын - Метрәй авыл җирлеге.
21 февральдә спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында аркан тарту һәм шорт-трек (тимераякта шуу) спорты буенча дәвам итәчәк.