2021 елның 13 февралендә Мөслим муниципаль районында "Татарстан чаңгы юлы -2021"спорт бәйрәме узды. Чара "Кояшлы Ык" ял итү зонасындагы җиһазландырылган чаңгы трассасында узды. Спорт ярышлары 11: 00 сәгатьтә ачылды. Стартка 500дән артык катнашучы районның оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, үз коллективлары белән бергә Башкарма комитет, район мәктәпләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм кышкы спортны яратучылар чыкты. Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хамзович Муллин сәламләде һәм стартларда уңышлар теләде.
Кояшлы һәм аяз һава торышы, төрле яшьтәге чаңгычыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Теләүчеләр өчен кайнар чәй оештырылды. Бәйрәм нәтиҗәләре буенча 7 номинациядә җиңүчеләр ачыкланды: 1."Мистер чаңгы" - Муллин Рамил Хәмзә Улы;
2."Мисс Чаңгы" - Әхмәтвәлиева Камилә;
3. "Иң яшь катнашучы" - Сабитов Азамат (6 яшь);
4."Иң өлкән катнашучы" - Хәбибуллин Рафис (76 яшь);
5."Иң актив җитәкче" - Мирзаянов Азат Фәрит улы; 6."Иң актив оешма " - "Родные края-Туган як" агрофирмасы";
7."Иң актив гаилә" - Валиевлар гаиләсе;
Җиңүчеләргә грамоталар, статуэткалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.