Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Хәрби Дан "Батырлар йорты" залында булдылар. Биредә алар совет халкының фашизм өстендәге Бөек Җиңү экспонатларын күрделәр. Балалар зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладылар, сораулар бирделәр, экспонатларны карадылар.