Семинар үтте

2021 елның 13 феврале, шимбә

Мөслим авылы "Ләйсән" балалар бакчасы базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия-белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру" темасы астында бакча мөдирләре һәм балалар бакчалары эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үтте. Семинар кысаларында катнашучылар тәрбиячеләрнең интеграцияләнгән эшчәнлекләрен карадылар. Семинарда катнашучылар белән Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе педагог-психологы мастер-класс үткәрде. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Ләйсән" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе "Тамчы шоу" дип исемләнгән эшлекле уен уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International