“Сольфеджио дәресендә күрсәтмәле материаллар куллану”

2021 елның 12 феврале, җомга
Бүген, 12 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең сольфеджио фәне укытучысы Гөлназ Хафизова методик хәбәр укыды. Ул “Сольфеджио дәресендә күрсәтмәле материаллар куллану” дигән темага үз эш алымнары белән уртаклашты. Гөлназ Вагыйз кызы – сәнгать мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучыларының берсе. Ул инде 30 елга якын сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларга музыканың нигезе булган теория фәннәреннән укыта. Хактан да, сольфеджио дәресе уку-укыту программасында мөһим рольне уйный. Сольфеджио дәресендә алган белемнәр тормышын сәнгать, музыка белән бәйләгән балаларга һәрдаим кирәк. Методик хәбәр барышында Гөлназ Хафизова теоретик материалны балаларга кызыклы итеп аңлату, төсле, тиз ятлана торган күрсәтмә плакатлар куллану ысулларын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International