Китап күргәзмәсе.

2021 елның 12 феврале, җомга

Симәк авылы китапханәчесе Хазеева Р.С. "Китап сөючеләр"  түгәрәгенә йөрүче балаларны туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган китап күргәзмәсе һәм яңа балалар журналлары белән таныштырды. Чөнки  үз – үзеңне тәрбияләү, индивидуаль рухи тормыш китаптан башлана. Китап һәр баланың дустына, тәрбиячесенә һәм тирән акыллы укытучысына әйләнергә тиеш. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтияҗына әйләнмәсә, баланың дөньяга карашы тарая, сөйләм теле ярлылана, язуы хаталы була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International