12 нче декабрь көнне Мөслим гимназиясе базасында Мөслим, Минзәлә, Сарман муниципаль районнары мәктәпләре җитәкчеләре өчен «Укытучының инновацион эшчәнлеге-белем бирүнең сыйфатын күтәрү чарасы» дигән темага районара семинар узды. Семинар кысаларында интеграцияләнгән дәресләр үткәрелде, мастер-класслар күрсәтелде. Ачык дәресләр һәм мастер-классларның төп идеясе-укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру.
Проект эшчәнлеге - функциональ грамоталылыкның бер юнәлеше. Семинар барышында кунаклар гимназиядә гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар: «Яшь экскурсоводлар», «Гимназия+музей», «Буккроссинг», «Буктрейлер», «Мөслим Web-картасы», лингвистик проектлар.