Сәнгать мәктәбе коллективы чираттагы өмәгә чыкты

2021 елның 12 феврале, җомга
Мөслим сәнгать мәктәбе зур кунаклар каршы алырга әзерләнә. 17 февраль көнне капиталь ремонт кичергән мәктәп белән танышырга ТР Президенты Аппатары җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка зур кунаклар килер дип көтелә. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә мәктәпнеҢ территориясен тәртипкә китерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Бүген, 12 февраль көнне мәктәп коллективы чираттагы өмәгә чыкты. Укытучылар көче белән кар өемнәре таратылды, сукмаклар чистартылды, брусчатка кардан арындырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International