Метрәй авылы китапханәчесе, шагыйрә Илсөяр Иксанованың 55 яшьлеге уңаеннан, «Шигърият дулкынында» дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Укучылар шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.Чарада Илсөяр Вазыйховнаның Татарстан Язучылар берлеге һәм ТР ССП идарәсе әгъзасы, әдәби премияләр лауреаты булуы турында сөйләнелде. Ул - «Түгәрәк уен»альманахының баш мөхәррире., алты шигырь җыентыгы авторы, аның шигырьләренә бик күп җырлар язылган. Шулай ук аның" Гомер сурәте "китабына күзәтү ясалды, әлеге китаптан шигырьләр укылды һәм анализланды.