Крәш Шуран авылы китапханәсе “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” һәм патриот шагыйрь М.Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Герой - шагыйрь, патриот шагыйрь...” дип исемләнгән онлайн шигъри сәхифә оештырды. Онлайн шигъри сәхифәне Виноградова Валерия һәм Фазлыева Нәфисә башлап җибәрде.