Авыл хуҗалыгы идарәсе

2021 елның 12 феврале, җомга

Авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә комплексында 2021 елның 11 һәм 12 февралендә авыл хуҗалыгы тармаклары: үсемлекчелек, терлекчелек, механикалаштыру, икътисад блогы һәм яшь белгечне үстерү буенча түгәрәк өстәлләр уздырыла.

Мөслим районы делегациясе түгәрәк өстәлләрдә, мастер-классларда булды, күргәзмә һәм агросәнәгать форумы эшләрен карады.

Коллегиядә «Россия тәме» төбәк брендларының беренче милли конкурсында «Янәшәдә тәмле» номинациясендә җиңүчене бүләкләделәр - татар бөртекле казы (СПоК «Агро Лидер») Ирек Шакирҗан улы Хәмәдишинны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International