Безнең армия. Наша армия родная
02.02.2021
Балалар бакчасында рәсем ясау белән шөгыльләнү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсем ясау күнекмәләрен үстерү белән бергә, билгеле бер әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирергә тиеш. Шул максаттан, мәктәпкә әзерлек төркемендә Балаларга «Безнең армия " дигән темага рәсем ясарга тәкъдим ителде. Бу катлаулы һәм мавыктыргыч эш балаларда хәрби һөнәрләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра һәм хәрби техникасына кызыксыну уята. Эшчәнлек барышында балалар хәрби образын булдырырга һәм хәрби форманың характерлы үзенчәлекләрен танырга өйрәнделәр; Россия Армиясенә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләделәр.