Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары белән берлектә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең «Skype» программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга була (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International