Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы һәм "Әхлак дәресләре" муниципаль проекты кысаларында Мөслим лицееның 6б сыйныф укучылары Мөслим күчтәнәчендә булдылар. Сыйныф сәгате барышында алар икмәк-күмәч эшләнмәләре ясау технологиясе белән таныштылар. Укучыларга әзер продукциянең ассортиментын күрсәттеләр, кондитер һөнәре турында сөйләделәр. Барыннан да бигрәк балаларга кондитер цехы ошады, ә алынган тәмле бүләкләр күңелле тәэсирләрне тагын да көчәйтте.