Мөслим лицееның 2б сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында ДОСААФка экскурсиягә бардылар. Заһидуллина Азиләнең әтисе ИрекРифович балаларга җәмгыятьнең максатлары, хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Инструктор Ахунов Радик дәрес үткәрде, анда балалар кагыйдәләр белән таныштылар, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.Экскурсия бик файдалы булды.