Метрәй авыл китапханәчесе Метрәй башлангыч мәктәбенә барып, укучылар өчен якташ язучыбыз Фоат Садриевның туган көне уңаеннан, "Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" исемле әдәби иртә үткәрде. Чарада язучының тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде. Укучылар әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.