Рәсәйнең махсус Олимпиада уеннары кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балалар учреждениеләре укучылары арасында Республика күләм мини-футбол буенча ярыш

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

12 март көнне, Мөслмимнең универсаль спорт залында Рәсәйнең махсус Олимпиада уеннары кысаларында сәламәтлекләре чикләнгән балалар учреждениеләре укучылары арасында Республика күләм мини-футбол буенча ярыш үтте.Әлеге ярышта Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Актаныш һәм Мөслим районнары катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернаты"ДБГУ 2 урын "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты"ДБГУ 3 урын "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернаты"ДБГУ. Җиңүче командалар грамота,медаль һәм кубоклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International