10 мартта" Без бергә" республика конкурсының муниципаль этабы старт алды. Анда Вәрәшбаш, Татар. Шуран, Мари Бүләр, Татар. Бүләр, Әмәкәй, Күбәк, Баек, Яңа Усы, Салауз-Мухан мәктәпләре. Укучылар үзләренең осталыкларын вокал, хореография, әдәби уку, мода театры, инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә күрсәттеләр. Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның җырлары һәм биюләре тәкъдим ителде.