ХХХ кышкы спартакиаданың Супер финалы

2020 елның 10 марты, сишәмбе
7 март көнне Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләре арасында XXX кышкы спартакиаданың СУПЕР ФИНАЛ ярышлары үтте. СУПЕР ФИНАЛГА оешма һәм авыл җирлекләре финалларында беренче,икенче урын яулаган командалар чыккан иде.МВД, МӘКТӘПЛӘР КОМАНДАСЫ, ЯҢА УСЫ һәм МЕТРӘЙ авыл җирлекләре. Көн дәвамында волейбол, мини-футбол,шашка,өстәл теннисы, бадминтон уеннары буенча җиңүчеләр билгеләнде.Быел, Мөслим муниципаль районының XXX кышкы спартакиаданың СУПЕР ФИНАЛда абсолют җиңүче МӘКТӘПЛӘР КОМАНДАСЫ. 2 УРЫН МЕТРӘЙ АҖ 3 УРЫН ЯҢА УСЫ АҖ 4 урын МВД. Райондашларыбыз арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны күп булу безне сөендерә. Командалар һәм катнашучылар тагын да күбәер һәм шулай ук актив булырлар дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International