6 нче март көнне Мөслим гимназиясе укучылары өчен "Мизгел"яшьләр үзәге белгечләре тарафыннан “Кем ул-Лидер?” исеме астында сыйныф сәгате үтте. Максаты-укучыларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм коллективта мөнәсәбәтләр төзи белүләренә ярдәм итү, инициативаны һәм мөстәкыйльлекне хуплау. Презентация һәм видеоролик күрсәтелде, шулай ук балалар лидерлык сәләтләрен ачыклау буенча тест уздылар.