28 нче февраль көнне мәктәптә сыйныф сәгате кысаларында. Тукай районы "Мизгел"яшьләр үзәге белгечләре тарафыннан “Кем ул-Лидер?” исеме астында дәрес үтте. Максаты-укучыларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм коллективта мөнәсәбәтләр төзи белүләренә ярдәм итү, инициативаны һәм мөстәкыйльлекне хуплау. Презентация һәм видеоролик күрсәтелде, шулай ук балалар лидерлык сәләтләрен ачыклау буенча тест уздылар.