Әлмәт музыка көллияте тарафыннан оештырылучы яшь музыкантларның Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсы быел да бик күп музыкантларны үзенә җыйды. Халык уен коралларында уйнаучы укучыларыбыз да бәйгедә катнашып, җиңүгә ирештеләр. Дилбәр Салихзянова сыйныфында белем алучы Равилә Шәяхмәтов 1 дәрәҗә дипломант, Рәйсә Харисова сыйныфында белем алучы Розанна Зиганшина 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Концертмейстерлары – Алеся Латыпова. Котлыйбыз!