Узган атна методик хәбәр һәм ачык дәресләргә бай булды. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Радик Газизов бүлек укучылары өчен бик тә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат әзерләгән иде. Ул “Баян сыйныфында балаларны кызыксындыру өчен заманча алымнар” дигән темага үз эш тәҗрибәсен күрсәтте.