Җиңү арты – җиңү! Февраль аенда халык уен кораллары бүлеге укучылары тагын бер зур бәйгедә катнашты. Әлмәт шәһәрендә оештырылучы Р.Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” бөтенроссия конкурсында укучыларыбыз уңышлы гына чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр бирде. Шулай итеп түбәндәге нәтиҗәләр белән таныштырабыз: Камиль Миннегалиев – 3 дәрәҗә лауреат, Равилә Шәяхмәтова – 1 дәрәҗә диплом, Рушат Давлетшин – 1 дәрәҗә дипломант, “Веселы ребята” балалайкачылар ансамбле – 1 дәрәҗә дипломант (җитәкчеләре – Дилбәр Салихҗанова); Руслан Расщупкин – 1 дәрәҗә диплом, Максим Игнатьев – 2 дәрәҗә диплом, Розанна Зиганшина – 2 дәрәҗә диплом (җитәкчеләре – Рәйсә Харисова), Әмир Габделхаков – 2 дәрәҗә диплом (җитәкчесе – Радик Газизов). Концертмейстерлары – Алеся Латыпова, Филюзә Шәрипова. Әлеге укучыларны конкурска әзерләгән укытучылар һәм концертмейстерлар педагогик осталык дигән диплом белән бүләкләнделәр.