«Укытучы һәм укучыларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен белем бирү киңлеген булдыру»

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Укытучы һәм укучыларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен белем бирү киңлеген булдыру»дигән темага чираттагы семинары булып узды. Укытучылар 5 нче сыйныфта тарих буенча ачык дәрес карадылар (укытучысы Фәрхетдинов Ф.К.), «Хәтер» темасына сыйныф сәгате күрсәтелде. Семинарда  катнашучыларга «Сугыш ветераны документларының электрон базасын булдыру» дигән мастер - класс тәкъдим ителде. Семинар «Авыл ишегалды» музеена экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International