25 нче февраль көнне "Мөслим туган як музее" нда “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” дип исемләнгән республикакүләм проектына старт бирелде. Проектның максаты-Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турындагы хәтерне саклау. Чарада Мөслим муниципаль районы башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Бәдретдинова М.Р., "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе вәкиле район Советы депутаты Исламова И.И. катнашты. Чараның төп кунагы РСФСР Югары Советы депутаты (1980-1985 еллар) Баһаветдинова Бәһиҗә Сәрвәретдин кызы булды.