II районара "Алтын балык 2020" фествале

2020 елның 25 феврале, сишәмбе
21 февраль көнне, "Кояшлы Ык" ял итү зонасында "Алтын балык" исемле балык тоту буенча ll районара ярыш үтте. Әлеге ярышка Мөслим балыкчылары гына түгел, һәттә Җәлил, Сарман, Менделеевск, Әлмәт шәһәрләреннән дә балык тотарга яратучылар җыелды. Теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм учакта пешкән уха белән сыйлана алды. Иң күп балык тотучы: 1 урын-Саетгалиев Ильнар 2 урын- Мингазов Әбүзәр 3 урын -Садретдинов Әльфис Иң яшь балык тотучы-Гизтдинов Самат( 4 яшь); Иң өлкән балык тотучы-Миргазизов Өлфәт абый (79 яшь); Иң тиз боз тишүче - Саетгалиев Ильнар; Иң тиз балык тотучы-Саетгалиев Ильнар; Иң кечкенә балык тотучы- Холматов Тимур; Иң олы балык- Саетгалиев Ильнар; Мисс балыкчы-Сафиуллина Динә. Җиңү яулаган балыкчылар игәнәчеләребезнең- Бубеков Игорь, Батталов Эдуард бүләкләре белән буләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International