“Тел- халыкның тере хәтере, аның йөзе, күңел байлыгы”.

2020 елның 21 феврале, җомга

   21 февраль-Халыкара туган тел көне, бу бәйрәм ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән һәм 2000 елдан бирле билгеләп үтелә. Бүген милли телләрне саклау проблемасы халыкара дәрәҗәдә игътибар үзәгендә тора. Шул уңайдан "Үзәк китапханә" һәм "Туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре Мөслим лицее укучылары өчен "Тел - халыкның тере хәтере, аның йөзе, күңел байлыгы"дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чараның максаты - укучыларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, туган телгә һәм башка телләргә сакчыл караш, туган телең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Чарада балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, сорауларга җавап эзләделәр, табышмаклар чиштеләр, "Самавыр", "Йөзек салыш" кебек халык уеннарын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International