Узган атнада Мөслим районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Деникаева Румия Рафиковна Карелия республикасында булып кайтты. Ул республика профсоюз комитеты оештырган эшлекле сәфәр кысаларында, Карелиянең милли музеенда булды, 2019 елга йомгак ясау киңәшмәсендә катнашты.