Сәнгать мәктәбе яңалыклары: Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсы

2020 елның 21 феврале, җомга

       Әлмәт музыка көллияте тарафыннан оештырылучы яшь музыкантларның Ф.Яруллин исемендәге республика конкурсы сәнгать мәктәбе укучыларының көтеп алган конкурсы. Әлеге конкурс һәрвакыт мәктәбебезгә зур уңышлар китерә. Агымдагы атнада конкурска җыр сәнгате бүлеге укучылары барды. Мөршидә Әхмәтҗанова сыйныфында белем алучы Нияз Нургалиев, Лиана Хәбибуллина, Алинә Әхмәтҗанова уңышлы гына чыгыш ясап, уңышка ирештеләр. Лиана – 1 дәрәҗә лауреат, Нияз һәм Алиннә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International