Бөтендөнья тел көне уңаеннан чара

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февраль көнне «Мөслим туган як музее» хезмәткәрләре һәм үзәк китапханә белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел -халыкның тере хәтере,аның йөзе, күңел байлыгы "дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-балаларны туган телләре, үз иленең үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру. Балалар үз чиратында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, "Самавыр", "Йөзек салыш" халык уеннары уйнадылар. Чара барышында балалар югары активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, шулай ук үзләрен җиңү өчен чын көрәшчеләр итеп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International