Сәнгать мәктәбенең бию бүлеге горурлык белән әйтә ала: алар чын мәгънәсендә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Чөнки һәр зачет, контроль дәрес, хәтта ачык чаралар ата-аналардан башка узмый. Күптән түгел булып узган ачык дәрес тә ата-аналар кунак булды. Алар мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, директор урынбасары Румия Деникаева белән берлектә балаларның өйрәнгән күнегүләрен, биюләрен карады.