Сәнгать мәктәбендә хезмәт куючы мөгаллимнәрнең 50%ы – тәҗрибәле укытучылар. Араларында 30 елга якын хезмәт куеп, зур нәтиҗәләргә ирешкәннәре күп. Шундый коллегаларыбызның берсе – ул Румия Деникаева. Бүген Румия Рафиковна фортепиано бүлегендә укыта һәм уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Эш күрсәткечләре югары булган мөгаллимнәрнең тәҗрибәсен яшь белгечләргә күрсәтү максаты белән мәктәбебездә еш кына мастер-класслар оештырыла. Румия Деникаева оештырган мастер-класс та аның озак еллар дәвамында туплаган укыту алымнарын сурәтләде.